Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Корт ясау серләре

Корт ясауның 2 ысулы.

Сөтне кайнатып чыгаргач, сөткә катык салып кайнаталар. Бераздан сөт эремчеккә әйләнә, аны башта кызарганчы, аннары шикәр өстәп, суы беткәнче кайнаталар. Әзер кортны икенче савытка бушатып, суыталар. Эремчеккә сөт кушып та корт кайнатып була. Салкын кортны, тәлинкәгә салып, табынга атланмай белән бирәләр. Озаграк саклау өчен, кортны мичтә, кояшта яисә духовкада киптерәләр.

Беренче ысул:

1 л сөткә:

  • 100 г катык
  • 40 г шикәр

Икенче ысул: 

33% дымлылыктагы 1 кг корт кайнату өчен:

  • 1400 г майсыз эремчек
  • 230 г шикәр
  • 500 г сөт
фото: livejournal.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев