Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кокос печеньесы

рецепт

Рецепты бик гади:
250 гр кокос. стружкасы
150 гр шикәр комы (мин азрак салам)
3 йомырка
Башта йомырка белән шикәр комын әйбәтләп туглыйсы. Шикәр эреп бетәргә тиеш. Шуңа кокос стружкасын салып болгатабыз. Пергамент җәелгән табага кашык белән салабыз да 160 С та 20-30 минут пешерәбез (пергаментны майлап җибәрергә кирәк). Пешеп чыгуга табадан алырга, суынса, ябышып китәргә мөмкин.

 

Рецепт, фото: leysan_happy84

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев