Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кияү пәрәмәче пешерә беләсезме?

әзерләү ысулы

Кияү пәрәмәчен, йомырка сытып, сөткә генә изгән ачы камырдан пешерәләр, тик йомырканы бер ярым тапкыр күбрәк салалар. Сөткә, майга һәм йомыркага гына төче камыр басарга да була.

Кияү пәрәмәчен яшь сарык яки бозау итеннән ясыйлар. Итне башта турыйлар, аннары, суган кушып, ике мәртәбә ит тарткычтан чыгаралар, тоз, борыч сибеп, каймак яки атланмай өстәп, бик яхшылап болгаталар.

Кияү пәрәмәчен кечерәк итеп ясыйлар, шуңа күрә аның камырын азрак алалар һәм итен кимрәк салалар.

Кияү пәрәмәчен гадәттәге ит пәрәмәче кебек үк ясап пешерәләр.

1 пәрәмәчкә:

  • 50 г камыр
  • 25-30 г сөяксез ит
  • 10 г суган
  • тоз
  • борыч
  • шулпа
  • кыздырырга 7 г май

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев