Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кивилы эремчек пирогы

рецепт

Пирог пешерү өчен кирәк: 500 грамм майсыз эремчек, 100 грамм атланмай, стаканның дүрттән өч өлеше кадәр шикәр комы, 2 йомырка, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 3 данә киви, 2 аш кашыгы чистартылган миндаль, 1 аш кашыгы алма повидлосы, 1 аш кашыгы шикәр оны.

Майны шикәр белән кушып күпертеп, йомырка, эремчек, манный ярмасы кушарга. Кивины чистартып, түгәрәкләп кисәргә. Махсус форма куелган таба төбенә пергамент кәгазь салып, әзер массаның яртысын шунда агызырга да кивиның яртысын шуның өстенә тезәргә, аннан калган массаны салып, өскә киви тезәргә.

Пирогны 480 градуслы мичтә 1 сәгать пешерергә. Пирогны суытырга куеп, вакланган миндальне кыздырыгыз, алма повидлосын җылытып, пирог өстенә сылагыз һәм кырларын миндаль белән бизәгез. табынга биргәндә шикәр оны сибегез.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев