Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кишер торты

рецепт

Искиткеч тәмле рецепт бу! Ике порция ясарга кирәк, бер порцииядән кечерәк кенә торт чыга, кече телгә дә йокмый))) 


Рецепт:
160 г кишерне вак угычтан уабыз.
10 хөрмәне (финики) кайнар суда 10 минут тирәсе тотып, төшен алабыз.
Кишергә хөрмәне, 3 йомырка сарысы, 20 г мәк, 1 аш кашыгы үсемлек мае (мин кокос мае кулланам), 50 г дөге оны, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, бер чеметем корица, теләсәгез, шикәр комы (мин кушмадым, хөрмә балы җитте, әмма без артык баллы яратмыйбыз) кушып, блендер белән ваклыйбыз. Шуңа күпертелгән 3 йомырка агы кушып, җайлап болгатабыз. Майланган формага салып, 180 градуста 30-40 минут пешерәбез.
Коржны суытып, икегә бүләбез һәм крем сылыйбыз.

Крем өчен 180 г маскарпоне сырына 2 кашык авыл каймагы һәм тәменчә бал кушып, әйбәтләп болгатабыз.

Чәйләрегез #тәмлебулсын!


 

Рецепт һәм фото авторы @leysan_happy84
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев