Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Хыял" пирогы рецепты

рецепт

Камыры песочное. Табагыз нинди булуга карап, күләмен ясарга кирәк. Минем таба зур, әмма мин аскы катламы бик нәзек җәйдем. Шуңа да стандарт рецепт буенча ясадым.

100-150 гр сыер мае (аны йомшартырга) + 150 гр шикәр (гадәттә мин фруктоза белән ясыйм. Кем ничек ярата инде. Бала да ашагач, баллы ясамаска тырышам), 3 йомырка сарысы, серкәдә сүндерелгән 1 калак аш содасы. Барысын бергә болгаткач, он салып, камыр басасы. Камырны 2 гә бүлеп, 1 өлешен морозильникка куярга. (Ул өлеше бәләкәйрәк булырга тиеш).
3 йомырка агын 100 гр шикәр белән болгатып, бизе ясыйбыз.
Алманы теркадан чыгарабыз.
Табаны майлап, камырның 1 өлешен җәябез. (Бортиклар ясарга онытмагыз!)
Өстенә угычтан чыгарылган алма, аннан күкәй агы бн болгатылган шикәр комы җәелә.
Шуның өстенә морозильниктагы камырны алып, угычтан уып, сибәбез.
Духовкада 40 минут чамасы пешерәсе.

Чәйләрегез тәмле булсын! Ялларыгыз имин узсын!


 

Рецепт һәм фото авторы @lukmanova.liliya; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев