Хәлвә

Кирәк:

2 стакан чистартылган көнбагыш;
1,5 стакан он;
1 стакан шикәр комы;
0,5 стакан су;
150 мл үсемлек мае.

Әзерләү:
Көнбагышны кыздырырга, иттаркыч аша чыгарырга яки вакларга.Онны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Көнбагыш белән кызган онны кушып болгатырга. 
Судан һәм шикәрдән 10 минут дәвамында сироп кайнатырга. Масса артык сыек та, куе да булырга тиеш түгел. 
Көнбагыш, кызган он, сироп һәм үсемлек маен бергә миксер ярдәмендә болгатырга. 
Салкын үсемлек мае белән сироп шунда ук бер массага әйләнә. Бер төрле кушылма барлыкка килгәч, хәлвәне целлофан пакет җәелгән табага салырга һәм тыгызлап тигезләргә һәм суытырга. 
Хәлвә берничә сәгатьтән әзер була.


 

Рецепт һәм фото авторы @tatar_kizi_1 битеннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: