Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Хан сые

рецепт

Камыр өчен:
 

200 гр.ак май

2 ст. он

1 стакан шикәр комы

1 чәй калагы сода

ванилин

Эчлек өчен:

 

500 гр. эремчек

1 стакан шикәр комы

3 йомырка

ванилин

200 гр. ак май, 2 ст. он, 1 ст. шикәр комы, 1 ч.к. сода, ванилинны әйбәтләп уабыз, масса әзер булгач, майлы табага яртысыннан күбрәген тыгызлап җәябез. Шуның өстенә эчлекне салабыз, эчлек өстенә калган массаны салып бетерәбез дә, 40 мин. духовкада пешерәбез.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор - Розалия Кильметова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев