Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кәбестә бөккәне

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Кәбестә бөккәнен йомырка белән пешерәләр. Башлы кәбестәне, чистартып, тагаракта чабалар да тоз сибеп уалар, йомшаргач, суын сыгалар. Аннары каты итеп пешергән йомырканы, вак кына турап, кәбестәгә кушалар, сары май, бераз шикәр комы салып болгаталар һәм бөккән ясыйлар. Кәбестә бөккәнен кайнар килеш ашыйлар, аерым савытта каймак яисә, эретеп атланмай куялар. 1 бөккәнгә:

  • 90 г ачы камыр
  • 150 г кәбестә
  • 1/4 йомырка
  • 15 г сары май
  • шикәр комы
  • тоз

Тәмле булсын!


Фото: teshinipirogi

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев