Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кәбестә пирогы

рецепт

Кәбестәне вак итеп турап, сыер мае салынган табада тушить иттем! Анда борыч һәм тоз салдым! Баллы булганын яратмыйм! Кемдер шикәр комы белән ясый. Кәбестә пешеп чыгарак, 3 күкәйне туглап, кәбестәгә кушып болгаттым! Эчлек әзер.

Камыры: 1 стакан җылымса суга 5 г коры чүпрә, 50 гр сыер мае, тәменчә тоз, 3 бал кашыгы шикәр комы, ярты стакан сыек май, 2 кукәй кушып камыр басасы! Эчлекне әзерләгәндә камыр күтәрелә! Камырның килгәнен көтегез, әзер булмаган камыр белән ясасагыз, каты килеп чыга.

Әйдәгез, пешереп ашагыз! Тәмле булсын!!!


 

Рецепт һәм фото авторы - @liliya_galiakhmetova1990; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев