Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кәбестә бәлеше

рецепт

Камыр өчен:
1 стакан сөт
1,5 чәй калагы коры чупрә 
1 йомырка
50 гр маргарин
1 чәй калагы тоз
2 аш кашыгы шикәр комы
он

Эчлек өчен кирәк :
кәбестә
кишер
0,5 стакан сөт
тоз
борыч
2 пешкән йомырка
1 чи йомырка


1 стакан җылы сөттә дрожжины җебетергә.
Маргаринны эретеп, тоз, песок, йомырка салып, шуңа дрожжилы сөтне дә кушарга. Әзләп он өстәп камыр басарга. Аны, өстен каплап, 1-1,5 сәг. җылы урынга куеп торырга.

Кәбестәне ваклап турап тоз белән уарга. Эре кыргычтан чыккан кишер белән бергә, өстенә сөт салып, табада томалап пешереп алырга. Тоз, борыч сибәргә. Әзер булгач, суытып, кырына вак кына туралган 2 йомырка салырга. Өстенә тагын 1 чи йомырка сытып, яхшылап бутарга.

Әзер булган камырның күбрәк өлешен формага җәеп салырга. Өстенә эчлек салына. Калган камырны җәеп, эчлек өстен каплап, читләрен ябыштырырга.
Чәнечке белән берничә җирдән тишкәләп, өстен каплап, 15 минут тотарга.

180-200° 25-30 мин пешерергә.

Өстен майлап, өстәлгә суытып чыгарырга.

 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев