Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кәбестә бәлеше

рецепт

Камыр өчен 1 стакан кефир,1 стакан су, 100 гр ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 2 чәй кашыгы чүпрә, он кирәк. 

Эчлек:
Кәбестәне турыйбыз, суган, тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз. Җәймә җәябез, табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә пешкән 2 йомырка кырып сибәбез. Бәлешнең өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз.
Мин үземчә бизәлеш керттем. 35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.

Тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Минзилә Галимова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев