Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Каймаклы алма пирогы

рецепт

Камыр өчен: сыер мае 150 гр, каймак 100 гр, он 300 гр, 1 разрыхлитель, барысын кушып камыр ясыйбыз, табага кул белән җәябез. 

Эчлек өчен 3-4 алма, каймак 1 ст, шикәр комы 1 ст, 1 йомырка, 2 аш кашыгы он кирәк булачак. 

Алмаларны юка итеп турыйбыз. Каймак, шикәр комы, йомырка, он кушып болгатабыз. Алмаларны табага тезәбез, өстенә каймак катнашмасын салабыз, өстен тигезләп мичкә пешерергә куябыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Раиля Нургалеева; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев