Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Катык

әзерләү ысулы

Татар халкы сөтне күп куллана. Аны камырга салалар, ботка пешерәләр, сөттән катык, сөзмә, атланмай ясыйлар, чәйгә салып эчәләр. Аертмаган сөтне, кайнатып, +40 градуска кадәр суыталар, өстенә аерым савытта әйбәтләп болгаткан оеткы (салкын катык) салалар. Аннары сөтне болгаталар һәм, селкетмичә генә, савытны җылы әйбер белән төреп куялар. Бүлмә җылы булса, 6-8 сәгатьтән катык әзер була, аны салкын урынга куялар. Катыкны чөгендер яисә чия белән дә оеталар. Юган чөгендерне пешереп әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар; чиянең башта төшен алалар, аннары кашык белән изәләр. Чөгендер белән чияне кайнар сөткә оеткыга кадәр салалар. Катык тәмлерәк һәм туклыклырак булсын өчен, оеткы белән бергә, сөткә бер стакан каймак салырга да була. Катык ачырак яисә төчерәк булырга мөмкин. Төчерәк катыкны үзен генә ашыйлар, ә ачырак катыкны ашка салалар.

1 литр сөткә: 100 г оеткы

 
фото: impulsemotor.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев