Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Катлы пирог

әзерләү ысулы

Мондый бәлешләрне алма, чия, кура җиләге, слива һ.б. белән ачы һәм төче камырдан пешерәләр. Ачы камырны, өч кисәккә бүлеп, берсен ярты см калынлыгында таба зурлыгында җәяләр дә, майлы табага салып, өстенә май сөртәләр, чистартып юылган җиләк-җимеш тезәләр һәм шикәр комы сибәләр. Камырның икенче кисәген, җәеп, җиләк-җимеш тезәләр, тагын шикәр комы сибәләр һәм аны камырның өченче кисәге белән каплыйлар. Камырның читләрен тигезлиләр һәм, өстенә йомырка сарысы яки май сөртеп, 45-60 минут пешерәләр. Аннары шикәр оны сибеп, кайнар килеш кисеп, табынга бирәләр. Бәлеш эченә башта өрек яки күрәгә, яисә йөзем җимеше, аннары чистартып туралган алма яки кара карлыган салырга мөмкин. Мондый бәлешне башка төрле җиләк-җимештән дә әзерлиләр.

1 бәлешкә:

  • 1,2 кг камыр
  • 700-800 г өрек яки 500-600 г күрәгә
  • яисә 400-500 г йөзем җимеше
  • 200-300 г шикәр комы
  • 200-250 г май
  • 600-700 г алма
  • яки 200-250 г кара карлыган
  • 200-250 г май
  • 300 г шикәр комы

  Тәмле булсын!    

Минем йорт
фото: dompiroga.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев