Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Карабодай коймагы

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Карабодай коймагын карабодай оныннан гына да пешерәләр, әмма ул бик тиз искерә.

Бодай оны белән карабодай онын бермә-бер кушып пешергәндә коймак тәмле һәм йомшак була.

Җылы суда яки сөттә чүпрә изеп, тоз салгач, иләк яки марля аша сөзәләр дә, иләгән бодай оны кушып, яхшылап болгаталар һәм җылы урынга ачытырга куялар. Аннары шикәр, йомырка, карабодай оны салып, камыр изәләр. Ачыганда камырны, берничә тапкыр болгатып, шиңдереп алалар. Карабодай коймагын бодай коймагы кебек үк пешерәләр, гадәттә каймак белән бирәләр.

1 кг карабодай онына:

  • 0,9 - 1,1 л сөт яки су
  • 3 - 4 йомырка
  • 60 - 70 г шикәр
  • 40 г чүпрә
  • май
  • кирәгенчә тоз

  Коймакны бодай оны кушып пешергәндә:

  • 500 г бодай оны
  • 500 г карабодай оны

  Тәмле булсын!


фото: lediplus.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев