Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Карабодай бәлеше

әзерләү ысулы

Карабодай ярмасыннан бәлешне итсез, ләкин күп итеп суган белән май (атланмай, сары май яисә каз мае) салып пешерәләр, аны да гөбәдия шикелле үк биек итеп ясыйлар. Ул тансык сый булып санала, аны элегрәк авылда кунак килгәч пешерә торган булганнар.

Карабодай ярмасын чистартып, юып, кызу табада бераз кыздыралар, аннары кайнап торган тозлы сөткә салып бүрттерәләр, иләктә саркыталар, суынгач, бәлеш ясыйлар.

Бәлеш эченә күп итеп май, суган салалар һәм тоз, борыч сибеп болгаталар. Суганны майда кыздырып салсаң да була.

Карабодай бәлешенең камыры да төче була, тик басканда бераз шикәр комы гына өстиләр.

Бәлеш 1 сәгатьтә пешеп җитә. Табынга, ит бәлешләре шикелле үк, табасы белән кайнар килеш чыгаралар.

1 бәлешкә:

  • 1 - 1,2 кг төче камыр
  • 1 кг карабодай ярмасы
  • 200 - 300 г сары май
  • 300 г суган
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!


Фото: chef.tm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев