Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кара җимеш белән бозау ите (рецепт)

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

  • 700-800 г бозау ите
  • 150 г төше алынган кара җимеш
  • 100-150 г каты сыр
  • майонез
  • тоз
  • борыч
  • табаны майлау һәм кыздыру өчен үсемлек мае

Итне юарга, салфеткага куеп корытырга һәм порцияле кисәкләргә турап, ике ягын да тапарга. Әзерләнгән ит кисәкләренә тоз, борыч сибәргә һәм табада кыздырырга. Аннан майланган табага тезәргә.

Кара җимешне 20 минут җылы суда җебетергә, урталай бүләргә һәм ит кисәкләренә салырга. Өстенә майонез сыларга, эре угычтан уылган сыр сибәргә. Көеп китмәсен өчен аз гына су агызырга. 180 ºС кызулыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

Тәмле булсын!


фото: sunmag.me

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев