Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кара җимеш белән чикләвекле каймак пирогы

рецепт

Камыр өчен: 100 гр туңган сыер маен кыргыч аша кырып, 200 гр он кушабыз, 6 аш кашыгы су салып камыр басабыз. Төшсез кара җимешләрне юып, эченә әстерхан чикләвеке тутырабыз.

Камырыбызны табага җәеп, төбен вилка белән тишкәләп чыгабыз. Кара җимешне тезәбез.

 

Кибет каймагына 2 йомырка, 2 аш кашыгы он, 4 аш кашыгы шикәр комы кушып туглыйбыз. Эчлек өстенә агызып, кызган мичкә пешерергә куябыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Раилә Нургалеева; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев