Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кара икмәк

әзерләү ысулы

Кара икмәк

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.

Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен,

Бер телеме өчен кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен.

Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:

Йөз граммлап аны бүлгәннәр,

Кош теледәй шул граммнар өчен

Сугышканнар, хәтта үлгәннәр…

Шул чакларны онытабыз, бугай,

Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез,

Беребез дә күктән төшмәгәнбез,

Кара икмәк ашап үскәнбез.

Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,

Без ашыйбыз хәзер калачын,

Тик калачның тәмен белер өчен

Без онытмыйк аның карасын.

Без онытмыйк җәйге челләләрдә

Җиң сызганып кемнәр иккәнен,

Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең –

Кара җирнең кара икмәген!

Әнгам Атнабаев

Ипи - иң төп, иң кирәкле азык. Шуңа күрә аны пешерә белү зарур. Камыр изгәнче, онны иләп, камыр куясы савытны әйбәтләп юалар (күәс чиләге булмаса, камырны күгәрми торган теләсә нинди савытта изәргә мөмкин). Искергән икмәктән өр-яңа күмәч тә пешерергә мөмкин. Моның өчен искергән күмәчне, киптереп ваклагач яки угыч аша уздыргач, тирән савытта кайнар су яки сөттә җебетәләр. 30-40 минутка өстен каплап тоталар. Аннары иләк аша чыгаралар. Шуннан бик әйбәт бер сыекча барлыкка килә. Аңа маргарин, йомырка, шикәр комы, бодай онына баскан камыр башы салып, яхшылап болгаталар. Ул икмәк камыры итеп басыла. Шуннан соң, өстен каплап, 30 минут буе җылы урында тоталар. Ул анда яхшылап кабарырга тиеш. Әзер камырны, түгәрәк формаларга тутырып яки майлы табага 200 г зурлыкта йомарлап, кызу мичтә яки духовкада күпертеп пешерәләр. Суынгач, табынга бирелә. Формага яки табага икмәк валчыгы сипсәң, икмәк тиз һәм әйбәт куба.

500 г икмәк валчыгына:

  • 100 г маргарин
  • 2-3 йомырка
  • 100 г шикәр комы
  • 100-150 г сөт

Тәмле булсын!

Фото: vmirelady

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур сангэтле шигырь