Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кар көрте салаты

рецепт

Салат катламлап ясала:
1. Тәлинкә төбенә челтәрләп майонез ягабыз;
2. Пешкән бәрәңгене уабыз;
3. Челтәрләп майонез;
4. Пешкән кишерне уабыз;
5. Челтәрләп майонез;
6. Пешкән кара ит турыйбыз;
7. Челтәрләп майонез;
8. Майда йомшак итеп кыздырылган суган (нык кыздырмаска);
9. Алдан әзерләп куйган йомыркаларны (пешкән йомыркаларны урталайга кисеп, сарыларын алабыз, аерым бер савытка салабыз, чама белән тоз, борыч, майонез салып болгатабыз да кире, йомырка агына тутырып куябыз) кисемле өлешне аска каратып куеп өстенә челтәрләп майонез сылыйбыз да, угычның вак ягыннан сырны уып, йомырка өстенә салабыз! Мин салатның аскы өлешен укроп белән бизәдем.



 

Рецепт һәм фото авторы - Гөлчәчәк Кәримуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев