Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Камчы

Камчы Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларда киң таралган. Аны сарыкның түш һәм кабырга итеннән әзерлиләр. Түш итен, кабырга сөягеннән аерып, ике бармак киңлегендәге камчы кебек өстән аска таба кисәләр. Камчыларны тирән савытта, тоз, борыч, лавр яфрагы һәм аш серкәсе салып, яхшылап болгаталар да, маринадлау өчен, өстен ябып, 2-3 сәгать салкында тоталар. Маринадлаган итне түгәрәкләп чорныйлар һәм кызган майлы табада әзер булганчы әйләндереп кыздыралар.

Камчыны маринадлаган башлы суган белән бирәләр.

  1 кг сарык итенә:
  • 2-3 аш кашыгы 6%лы серкә
  • 3-4 лавр яфрагы
  • 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае
  • тоз
  • борыч
  Тәмле булсын!  
Татар халык ашлары
фото да әлеге сайттан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев