Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Калҗа

әзерләү ысулы

Калҗаны ат, сыер һәм сарык итенең түшеннән һәм кабырга итеннән пешерәләр.

Сөяктән кисеп алган түш һәм корсак итен, 2 см калынлыгында калдырып, ярыдан арындыралар һәм беркадәр маен алалар. Ике ягына да тоз һәм борыч сипкәч, итне 3 сәгать салкында тоталар. Аннары тагын тоз, борыч, аш серкәсе сибәләр һәм төйгән сарымсак белән яхшылап ышкыйлар. Шундый итне рулет рәвешендә төрәләр дә, колбаса бәйләгән кебек, бау белән бәйләп, пешәр-пешмәс итеп табада кыздыралар. Шуннан соң итне тирән савытка салып, аңа шулпа өстиләр, лавр яфрагы, башлы  суган белән кишер турыйлар, өстен каплап, томалап пешерәләр.

Әзер калҗаны, колбаса кискән кебек, түгәрәкләп турыйлар, табынга кайнар килеш тә, салкын килеш тә куялар.

100 г калҗа әзерләү өчен:

  • 160 г сарык яки 167 г сыер, ат ите
  • 20 г сарымсак
  • 5 г аш серкәсе
  • кыздырырга: 10-15 г май
  • 15әр г кишер һәм суган
  • тоз
  • борыч

  Тәмле булсын!  

фото: Ретро-рецепты.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев