Каймаклы пирог

Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогны суытып, кисеп чәй янына бирәләр.
1 каймаклы пирог өчен:
- 0,5 кг камыр
- 500 г каймак
- 4 йомырка
- шикәр комы
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз