Татар халык ашлары
Каймаклы балык
ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Кирәк:
- 75-100 г кыздырган балык
- 50-65 г каймак
- 30 г кыздырган суган
- тоз
- борыч
- укроп
Эш барышы
Чистартып юылган, сөяге һәм кылчыклары алынган чуртан яисә судак филесын 5-6 см киңлектә турыйлар да тоз һәм борыч сибәләр, һәр кисәкне онда әвәләп, ике ягын да майлы табада кыздыралар. Һәр кисәк өстенә вак кына турап майда кыздырылган башлы суган, каймак салып, 7-10 минутка духовкага куялар. Әзер балыкны савытка яисә тәлинкәгә салалар, өстенә укроп сибәләр. Диңгез балыкларын да шул рәвешчә әзерлиләр. Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев