Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Каймак

Сепарат булмаса, каймакны болай гына аерып алалар...

Сепарат булмаса, каймакны болай гына аерып алалар: сөтне чүлмәккә яки пыяла савытка салып салкынга куялар да, 2-3 көн үткәч, өстенә җыелган каймакны кашык белән җыялар. Каймакны табынга үзен генә дә, башка ашлар белән дә бирергә була.

Кайнатып пешерелгән каймак

Сөтне чүлмәккә салып, каймагын җыеп (ул ачымаган булырга тиеш) алалар да яңа савылган сөткә салалар һәм чүлмәк яисә чуен белән 10-12 сәгатькә мичкә куялар. Мичтән алгач, бер тәүлек чамасы салкында тоталар. Сөт өстендәге пешкән каты каймакны җайлап кына кисәкләргә бүләләр һәм, тәлинкәгә салып, табынга чыгаралар.

Фото: alfa

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев