Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабарып пешкән шәңгә

рецепт

Ингредиентлар:  1 литр җылымса су, 200 гр. чамасы көнбагыш мае, 3 йомырка, 1 аш кашыгы коры чүпрә (11 гр.), тәменчә тоз, шикәр комы, кирәгенчә он. Бу рецепт буенча өч зур таба шәңгә чыгачак. Бер, ике таба гына пешерергә теләгән кеше пропорцияләрне үзе киметә. 

Эш барышы: 
Җылымса суда чүпрәне эретәбез һәм бераз он салып кабартып алабыз. Бу – ачыткы була. Шушы массага тоз, шикәр комы, бер йомырка һәм май салып туглыйбыз. Он салып камыр басабыз. Җылы урынга куеп, камырны кабартабыз.
Камыр кабарган арада кайнаган сөт, акмай салып, бәрәңге измәсе әзерлибез. Кабарган камырны өч өлешкә бүләбез һәм бер йомарламын кул белән алып табага салабыз. Табага салынган камырны кул белән генә җәябез.
Өстенә бәрәңге измәсен ягабыз. Яхшылап тугланган ике йомырканы өчкә бүлеп, шуның бер өлешен бәрәңге измәсе өстенә сылыйбыз.
Уртача кызулыктагы мичтә пешерәбез. Шәңгә алтынсу төскә кереп, кабарып пешә. (Калган ике өлешне дә шулай ук пешерәбез.)

 

Рецепт һәм фото авторы - Бибинур Хәмәтова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев