Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак салаты

Кабакта С, В, А витаминнары, шикәр, орлыгында 50 процентка кадәр май була.

Кабакта С, В, А витаминнары, шикәр, орлыгында 50 процентка кадәр май була.

Чистарткан кабакны эрбет чикләвеге кадәр шакмаклап турагач, тозлы суда тиз генә пешереп алалар да сөзәләр. Вак итеп тураган кыяр, помидор, башлы суган салып, аз гына аш серкәсе, көнбагыш мае, тоз, борыч кушып, яхшылап болгаталар, табынга яшел үләннәр белән бизәп бирәләр.

100 г кабакка:

  • 30 г кыяр
  • 30 г помидор
  • 20 г үсемлек мае
  • калганнары - кирәгенчә

  Тәмле булсын!


Фото: mojrecept.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев