Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак мантые

рецепт

Бу мантыйлар бик сусыл һәм тәмле була.

600 грамм ит, 500-600 грамм кабак, 500 грамм суган, 400 грамм он, йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 200-250 мл су, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.

Салкынча суга йомырка, тоз, үсемлек мае, он салып, камыр басарга. Камырны каплап куярга да, ит турарга. Суганны, кабакны чистартып, шакмаклап турарга. Барысын бергә савытка салып, тәменчә тоз, борыч өстәп болгатырга. Камырны җәеп, шакмаклап яки түгәрәкләп кисәргә.

Мантыйларны ясап, 45 минут чамасы парда пешерергә.

Тәмле булсын!

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев