Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак бөккәне

рецепт

Әче камыр:
* ярты литр җылы сөт;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 аш кашыгы коры чүпрә;
* 5 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 2 аш кашыгы майонез;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* кирәгенчә он.

Эчлек өчен:
* кабак;
* дөге;
* шикәр комы;
* сыер мае.

Эш барышы.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әче камыр басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз. Шул арада эчлекне әзерлибез.

Дөгене юып, тозлы суда бүрттерәбез, кабакны вак итеп турыйбыз, шикәр комы салып болгатабыз.

Камырны берничә кисәкләргә бүләбез, түгәрәкләп җәябез. Камыр өстенә эчлекне салабыз, сыер маен өстәп чыгабыз. Камырны урталай бөкләп тоташтырып чыгабыз. Өстен майлап, мичкә 45 минутка пешәргә куябыз.

 

Тәмле булсын!

 

Рецепт һәм фото авторы - Эльмира Нигъмәтҗанова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев