Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак белән самса

рецепт

?Камыр өчен:

  • 0,5 кг он 
  • 100 г маргарин
  •  250 мл су
  • 1 ч.к. тоз
  • 1 данә йомырка (өстенә сылау өчен)

кирәк.


?Савытка су, тоз салып болгатам. Он салып каты камыр басам. Ярты сәгатькә пленкага төреп суыткычка куям. Бик юка итеп җәеп, җәймәгә эрегән маргарин беләнн сылап, кырыеннан башлап рулет итеп төреп, сөлгене сыккан кебек рулетны борам. 3 кисәккә бүлеп, аерым-аерым пленкага төреп 2 сәгатькә морозильникка куям.

?Эчлек:

  • кабак - 1 кг
  • тоз
  • шикәр комы
  • сыер мае


?Чистартылган 1 кг кабакны эре угычтан уасы, бераз тоз, шикәр комы, сыер мае эретеп саласы. Камырны алып һәр рулетны 4кә бүләсе, кечкенә кисәкне бастырып куеп кул белән басып куеп, уклау белән җәймә җәясе. Эчлек салып өчпочмаклап бөрәсе. Бөргән ягын аска калдырып, майлы табага тезәсе. Йомырка сарысы белән өсләрен майлыйсы.

?200*С җылытылган мичтә 30-40 минут пешерәсе.

Бик тәмле, кетердәп торган камырлы самса килеп чыга! (12 дәнә самса була)

Ашларыгыз тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Надия Гарипова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев