Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кабак белән дүртпочмаклар

рецепт

Көз җитсә, бер иң олы кабакны ачып бер атна шул кабак белән рәхәтләнәм инде мин. Салатын да , коймагын да, бәлешен дә һәм тагын күп төрле тәмле ризыклар ясыйм. Былтыр кабактан цукаты ясагач, аның кабак икәнен беркем аңламады. Кабак яратмаган кешеләр дә рәхәтләнеп сыйландылар. Бүген менә кабак белән дүртпочмаклар пешердем. Кызганыч, монда ризыкның тәмен җиткереп булмый, фотоларын гына.

Пешереп карагыз әле, бәлки кабак иң яраткан ризыгыгызга әйләнер!

Камыр өчен кирәк була:

?1 стакан җылы су,
?2 йомырка,
?1 чәй кашыгы тоз,
?2 аш кашыгы шикәр комы,
?100 г акмай (эретеп),
?3 аш кашыгы усемлек мае,
?чүпрә "люкс" 15 гр.

Башта аз гына сөткә 1 чәй калагы шикәр комы,1 аш кашыгы он, 15 гр чамасы чүпрә салып, кабартып алам, аннан шуңа калганнарын салып, камыр басам. 1 сәгать эчендә камыр әзер була.
Эчлек өчен кабакны, үрдәк итен, башлы суганны вак кына шакмаклап турадым. Барсын бергә кушам, тоз, борыч, төелгән зира өстәп, яхшылап болгатам. Эчлек әзер.
Дүртпочмаклар ясап, 180-200 градуслы мичтә 45 минут пешердем. Искиткеч тәмле ризык булды.

Пешерегез, ашларыгыз тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Зөһрә Вәлиуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев