Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Йомыркадан десерт

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Бу ризыкны аеруча балалар ярата. Элегрәк аны кунакка да әзерләгәннәр.

Йомырканың агын сарысыннан саклык белән генә аерып алалар, сарысын эмаль яки фарфор савытка салалар. Шикәр комы, лимон кислотасы өстәп, яхшы итеп болгаталар. Ул куе һәм йомшак булып күперә. Бокалларга салып, табынга десерт итеп бирәләр.

5 йомырка сарысына:

  • 100 - 120 г шикәр оны (пудра) яки шикәр комы
  • бераз гына лимон кислотасы

  Тәмле булсын!


фото: ohsheglows.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев