Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Файдалы киңәшләр

Сатуда 3 төрле йомырка бар - нинди? Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканы нишләтергә? Кайчан йомырканың кабыгы ансат әрчелә?

Халыкта йомырка ашлары киң таралган. Йомырканы бөтен килеш, тәбә, бүдәнә итеп пешерәләр, шулпага салалар, камырга сыталар.

Сатуда өч төрле йомырка: 1 нче категорияле, ягъни ашханә йомыркасы, 2 нче категорияле (эре һәм вак) йомырка һәм диетик йомырка була. Диетик йомырка дип тавык салганның беренче 7 көнендәге йомырканы атыйбыз. Чиста, эре, каты кабыклы була.

  • Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы, аны җылымса тозлы су белән юалар. Кайнар суда чистармый. Юылган йомырканы чиста тастымал белән сөртәләр.
  • Ризыкка бозык йомырка кермәсен өчен, аның һәрберсен аерым, читтәрәк сыталар, начар исе булмаса гына савытка салалар.
  • Пешкән йомырканы өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора; чи йомырка әкрен әйләнә.
  • Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
  • Йомырканы сытып үзен генә кыздырганда, агына - тоз, сарысына борыч сибәләр.
  • Йомырка пешүгә, кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.
  • Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3-4 минут кайнату җитә.
  • Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4-5 минут кайнаталар.
  • Каты итеп пешерү вакыты - 8 -10 минут.

 


фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев