Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җир җиләге вареньесыннан пирог

әзерләү ысулы

Тирән савытка йомырка сытып, сөт, шикәр комы, эреткән атланмай, чәй содасы,тоз өстәп, әйбәтләп туглыйлар, аннары он салып болгаталар. Варенье өстәп, яхшылап болгаткач,майлы табага барысын бергә бушаталар һәм, өстен тигезләп, 35-45 минутка мичкә яки духовкага куялар. Әзер бәлеш өстенә шикәр оны сибеп, суынгач шакмаклап кисәләр дә чәй янына бирәләр. Мондый бәлешне каен җиләге һәм кура җиләге вареньесыннан да пешереп була.

1 бәлешкә:

250-300 г он

300 г варенье

100 г сөт

100 г шикәр комы

100 г май

2 йомырка

1 балкашык чәй содасы

 кирәгенчә тоз

Тәмле булсын!

 

фото: yandex.by

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев