Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җиңел һәм тиз әзерләнә торган "Медовый" торт

әзерләү ысулы

Кирәк:

  • 4 аш кашыгы бал
  • 2 стакан шикәр комы
  • 3 бал кашыгы сода
  • 250 гр атланмай 

  Крем өчен:

  • 1 банка куертылган сөт
  • 200 г атланмай

Бөтенесен бергә кушып парда (ягьни әлеге кушылма салынган савытны суга салып утта тоту) тотарга. Эреп беткәч, массаны суытырга. Суынып беткәч, 4 йомырка, 6-7 стакан он салып камыр басарга. 9 кисәккә бүлеп, шар формасы ясап, 10 минутка суыткычка куеп торырга. Җәймәләр әзерләргә һәм газ мичендә пешерергә. Куертылган сөтне һәм майны миксер ярдәмендә болгатырга. Берәр төрле чикләвек кушарга мөмкин. Җәймәләр әзер булгач, һәр катын крем белән майларга. 3 катлы тортлар ясарга. Барлыгы 3 торт килеп чыга. 4-5 сәгатьтән торт белән чәй эчәргә мөмкин. Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев