Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Итле ташкабак кәтлите

рецепт

 

Башта ташкабаклы масса әзерлибез. 500 г ташкабакны эре угычтан уабыз, аз гына тоз сибеп, суы чыкканчы тотабыз, аннан соң әйбәтләп сыгабыз. Шуңа 2 йомырка сытабыз, туралган яшел укроп, кирәк булса, тагын бераз тоз, 100 г тирәсе ногыт борчагыннан ясалган он (нутовая мука) салып болгатабыз. Бик сыек булмаган масса барлыкка киләчәк.
Онны үзегез теләгәнне алырга мөмкин, мин ак он кулланмаска тырышам, шуңа күрә башка төр оннар белән пешерәм.

Итле катлам өчен 200 г күркәнең түш итен (тавык түше дә ярый) вак шакмаклап турыйбыз, 1-2 тырнак сарымсак сытабыз, тоз-борыч, үзегез яраткан тәмләткеч салабыз (мин копченая паприка салам), вак шакмаклап туралган 50 г тирәсе моцарелла сырын вак шакмаклап турап кушабыз (башка сыр алсагыз, угычтан уарга кирәк булачак). Әйбәтләп болгаткач, эчлек әзер.

Табада кызган майга башта бер кашык ташкабаклы массаны салабыз, шуның өстенә ит, аннан яңадан ташкабаклы масса салабыз. Катламнарны юкарак итсәгез, тәмлерәк булачак. Котлетларның ике ягын да әйбәтләп кыздырабыз, табага капкач ябып эшлибез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Рецепт, фото: leysan_happy84

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев