Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Итле пәрәмәч

рецепт

12 кешегә әзерләү рецепты.

Камыр ясау өчен: 500 грамм он, 260 мл сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1,5 бал кашыгы шикәр комы, 60 грамм ак май һәм 3 аш кашыгы көнбагыш мае.

Эчлеге өчен: 400 грамм сыер ите*, бер баш суган, бер чәй кашыгы тоз һәм бер чеметем кара борыч.

* Сыер итеннән тыш башка төрле бүтән итләр дә алырга мөмкин. 

Җамаякка он иләгез, шуңа сөт салыгыз, ак май өстәгез, чүпрә сибеп җибәрегез, шикәр комы кушыгыз да, тоз салып барысын бергә болгатыгыз һәм камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач аңа өч аш кашыгы көнбагыш мае кушып җибәрегез*.

* Сыек майны пәрәмәчләрне духовкада пешергән очракта гына салырга кирәк.

Җамаяктагы камырның өстен каплагыз да, кабарту өчен, бер сәгатькә җылы урынга куегыз (күләме 2 тапкырга артырга тиеш).

Камыр кабара торганда эчлек әзерләргә керешегез. Моның өчен ит белән суганны иттарткычтан чыгарасыз. Тоз, борыч салып бик әйбәтләп болгатасыз*.

* Әгәр ит корырак күренсә, азрак су өстәргә мөмкин.

Камырны он сибелгән тактага куегыз. Камырдан бер озын «колбаса» тәгәрәтеп ясагыз Һәм аны пычак белән кискәләп 70-75 граммлы кабартмалар әзерләгез.

Кабартмалардан уклау белән уклап, диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр ясагыз. Җәймәнең уртасына 43-45 грамм әзер ит фаршы салыгыз һәм аны җәеп баскалап куегыз.

Камырның кырыйларын күтәреп, түгәрәк савыт сыман итеп бөреп чыгасыз (уртасында 3 см. диаметрлы тишек калсын).

Калай табаны сыек май белән майлагыз да, пәрәмәчләрне шунда тезеп чыгыгыз. Ике күкәй сарысын болгатыгыз һәм шуны пәрәмәчләр өстенә сөртегез.

Пәрәмәчләр тезелгән табаны 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куегыз һәм 25-30 минут тотыгыз.

Пәрәмәчләрне духовкадан алыгыз һәм 5-10 минут суытыгыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев