Итле кабачки


🔹Кабачкины боҗралап турап, эчен чистартып табага тезәбез.

🔹Боҗра эченә ит тарткычыннан итне, суганны чыгартып, тоз борыч салып, яхшылап болгатып, тугәрәк эченә салып чыгабыз.

🔹 Майонезга сарымсак сытып болгатабыз да, ит өстенә сөртәбез.

🔹Өстенә телемләп кискән помидор куябыз.

🔹 Угычтан уып, сыр сибеп чыгабыз.

🔹 Һәм газ миченә 30 минутка тыгып куябыз.

Мичтән алгач, табынга биргәнче бизибез!

Тәмле булсын!
 

Рецепт һәм фото авторы - Альмира Миңнуллина; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: