Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Итле гөбәдия

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Гөбәдияне, гадәттә, кунак чакырганда пешерәләр. Гөбәдия - катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт (киптергән эремчек), бүрттергән дөге, кыздырган суган белән чапкан ит, ваклап йомырка, йомшартып йөзем, яисә төшен алып өрек яки кара җимеш салалар.

Итле гөбәдия

Камырны табадан зуррак итеп җәяләр дә майлы табага салалар, камырның өстен (гөбәдия төбен) майлыйлар. Майлаган камыр өстенә (гөбәдиянең төбе суланмасын, җебемәсен өчен) юка гына бүрттергән дөге җәяләр, өстенә тигезләп корт салалар, аннары 2 - 3 мм калынлыгында - яңадан дөге, ә дөге өстенә, ит тарткычтан чыгарып, суган белән кыздырган ит (6-8 мм калынлыкта) һәм яңадан юка гына итеп дөге салалар. Аннан соң тигезләп ваклаган йомырка җәяләр, яңадан дөге салып, өстенә йөзем (күрәгә, төшен алган өрек яки кара җимеш) тезәләр һәм гөбәдия эченә күп итеп сары май салалар. Гөбәдия өстенә юка гына җәеп камыр каплыйлар да кырыйларын чеметеп ябыштыралар һәм матурлап сырлыйлар. Гөбәдияне мичкә тыкканда, өстен майлап, валчык сибәләр. Артык кызу булмаган мичтә гөбәдия 40-50 минут пешә. Табынга кайнар килеш кисеп бирәләр.

Уртача табага:

  • 800 г камыр
  • 350 - 400 г әзер корт
  • 1 - 1,2 кг бүрттерелгән дөге
  • 200 - 300 г йөзем яисә башка төрле җимеш
  • 8 - 10 йомырка
  • 350 - 400 г атланмай яисә сары май
  • таба майларга 50 г май

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев