Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Итле ачык бәлеш

әзерләү ысулы

Камыр өчен

  • 200 г бәрәңге
  • 200 г он
  • 1 йомырка
  • 50 г май
  • тоз

  эчлек өчен

  • 500 г фарш
  • 2 болгар борычы
  • 1 помидор
  • 2 зур булмаган баш суган
  • 100 мл сөт өсте (сливки)
  • 100 мл сөт
  • 2 йомырка
  • 2 аш кашыгы томат пастасы
  • тоз, борыч
  • сыр

Пешерү тәртибе

Бәрәңгене чистартып, турап суда пешерергә. Суын түгеп, йомырка, май салып изәргә. Он салып, камыр басарга һәм майланган табага бушатырга. Борыч, суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. Соңыннан ит фаршы, тоз салып, тагын бераз пешерергә. Кара борыч, ваклап туралган помидор салып яхшылап болгатабыз. Эчлекне камыр өстенә бушатабыз. Томат пастасын, сөт, сөт өстен бергә кушып болгатабыз. Соңыннан, йомырка өстәп, тагын бер кат болгатабыз һәм эчлек өстенә салабыз. Ачык бәлеш 200 градус кызулыкта 40 минут пешә. Әзер булыр алдыннан сыр да сибәргә мөмкин.

Тәмле булсын!


vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев