Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ит сумсасы

әзерләү ысулы

Сумсаны ачы яки төче камырдан эченә ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, йомырка, үпкә-бавыр һ.б. салып пешерәләр. Сумсаны мичтә, духовкада, янган мич алдында пешерергә, казанда (кәстрүлдә) майга салып кыздырырга мөмкин.

Ит сумсасы

Сумса өчен сыер яки бозау ите яхшы. Итне сөягеннән аерып, вак кына турап, суган кушып, ит тарткычтан чыгаралар да, тоз белән борыч, бераз су салып, яхшылап болгаталар, аннары майлы кызу табада кыздырып алалар; суганны итне кыздырганда салсаң да була. Камырны, 50 г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камырның яртысына суынган итне тигезләп салалар. Урталай бөкләп каплыйлар да кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Сумса бераз кабаргач, майда кыздырып пешерәләр.

1 сумсага:

  • 50 г ачы камыр
  • 35 г чапкан ит
  • кыздырган 6 г май

Эчлек әзерләү. Иткә, теләгеңә карап, пешкән дөге, бодай ярмасы, кыздырган башлы кәбестә яки тозлы кәбестә, яшел суган, пешкән йомырка кушарга мөмкин. Итне кузы чикләвеге зурлыгында турагач, тоз, борыч сибәләр, кызган тирән савытка салып болгаталар. Кызара башлагач, аз гына шулпа яки сөт салып, вак итеп тураган башлы суган өстиләр, аннары томалап пешерәләр. Пешкәч, суыталар, ите-суганы белән бергә ит тарткыч аша чыгаралар, кирәгенчә тоз, борыч салып болгаталар. Мондый эчлек бик ләззәтле, йомшак, шулпалы була. Ризыкларны югарыда әйтелгәнчә кушып, эчлекне төрләндерергә мөмкин.

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев