Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җимешле-лимонлы пирог

рецепт

Камыры:
150 гр атланмай (һәрвакыт авылныкын тотам)
1 стакан җылы сөт+су
2 йомырка
2 а.к. шикәр комы
Бер кечкенә кисәк чүпрәне җылы су һәм аз гына шикәр комы белән бераз күпертеп салдым
чәй кашыгы очында тоз
Йомшак итеп камыр басасы.
Камырны 15-20 минут кына кабартып алам.

Эчлеге бу юлы ассорти җимештән (күрәгә, йөзем, хөрмә), урта катта иттарткычтан чыгарылган лимон+өстенә һәр пирогка 3-4 аш к. шикәр комы сиптем.

200 градуста пешерәм.


 

Рецепт һәм фото авторы @leysan_happy84, vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев