Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җимеш бәлеше

рецепт

Эчлек өчен: йөзем, татлы күрәгә, коңгырт күрәгә (сердечный), кара җимеш, дөге, сыер мае, тоз, шикәр комы һәм дөгене пешереп алу өчен су кирәк булачак (мин барын да чама белән алам).


Камыры өчен 60-70 гр сыер мае, 1 йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 1 стакан чамасы җылытылган сөт һәм он кирәк.

Камырны ясап аның зуррак өлешен табага җәеп бөтен эчлекне салам да, өстенә әз генә сыер мае телемлим һәм бәлешнең өстен каплап камырның читләрен ябыштырып, чәчәкләп куям. Мичтә бәлешнең өсте алсуланганчы пешерәсең... Матур гына өсте килгәч "капкачын" ачып, эретелгән сыер мае салып янә бутап җибәрәм.

Бәлеш әзер, табынга рәхим итегез! 

 

Рецепт һәм фото авторы - Рамилә Закирова @ramilya_zakirova86

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев