Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җимеш бәлеше

рецепт

Камыр өчен:

150 г җылы сөткә 150 г эретелгән ак май, 1-2 аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басабыз, 20 минут чамасы камырны табак белән каплап торабыз.
Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем җимеше), 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк. 

 

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез.

Дөгене тозлы суда бүрттереп-пешереп (пешәр-пешмәс дип аңларга, дөгегез изелеп бетмәсен) алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз. Камырыбызны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз. 
40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торабыз.
 

Рецепт һәм фото авторы Гөлчәчәк Фәтхулова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев