Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җиләкле эремчек бәлеше

рецепт

Камыр: 2 йомырка, 100 г йомшарган сыер мае, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 аш кашыгы крахмал (мин кукуруз яки тапиоковый крахмал кулланам, гади крахмал да ярый), 50 г шикәр комы (мин салып тормыйм) салып болгатабыз. Йомшаграк камыр булырлык итеп, он салып камыр ясыйбыз. Мин дөге оны кулланам. Майланган табага камырны кул бн генә җәябез.

Камыр өстенә үзегез теләгән җиләк (җир җиләге, кура җиләге, чия һ.б.) салабыз. Крахмал сибеп җибәрәбез.

Каймаклы эчлек өчен 1 стакан 20% каймакка 50-100 г шикәр комы (мин стевия кушам), 1 йомырка, бер чеметем ванилин салып болгатам.

200 градуслы мичтә әзер булганчы пешерәбез.


 

Рецепт @leysan_happy84 аккаунтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев