Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Икмәкле балык

әзерләү ысулы

Искергән бодай икмәген, вак кына итеп турап, майлы табада тиз генә кыздырып алалар. Чистартылган балыкны 3-4 бармак киңлегендә аркылы кисеп, бодай икмәгеннән ясалган валчыкта әвәләп, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар. Аннары өстенә кыздырылган икмәк, башлы суган салып, тоз, борыч сибәләр һәм иң өскә тигез итеп каймак агызалар. Каплап 5-6 минут ут өстендә тоткач, кайнар көенчә табынга бирәләр.

1 өлешкә:

  • 75-100 г икмәк
  • 100 г кыздырылган балык
  • 30-40 г башлы суган
  • 75-100 г каймак

  Тәмле булсын!


Фото: recepti

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев