Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Җиңел генә пешерелә торган торт

рецепт

Камыр өчен:
?2 йомырка
?150 мл су
?300 гр. сыер мае (слив.масло)
?600 гр. он
?чеметем тоз

Крем өчен:
?1 л. сөт
?2 йомырка
?170 гр. шикәр комы
?4 аш кашыгы он
?50 гр. сыер мае (слив.масло)
?ванилин

Бер савытта йомырканы күпертәсе, шуңа тоз белән суны салып болгатасы. Икенче савытка онны салып, шул онга майны мана-мана кыргычтан кырасы. Майлы он өстенә йомыркалы массаны салып камыр басасы һәм пакетка салып 30 минутка суыткычка куясы. Ул арада крем ясыйбыз.
Йомырканы, шикәр комын, онны бер кәстрүлгә салып болгатып шуңа 150 мл. сөтне саласы һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатасы, аннан калган сөтне салып газда кайнап чыкканчы болгатып торасы. Кайнап чыккач газдан аласы һәм ванилин белән майны салып әйбәтләп болгаткач, өстенә пакет куеп суытасы.

Камырны тортның нинди диаметр кирәклегенә карап кисәкләргә бүләсе. 18 см. диаметрлыга 12 кисәккә бүләсе. Минем 25 см диаметрлы тортка 8 кисәк булды.

Камырны азык кәгазе өстендә уклау белән җәеп, өстенә тәлинкә куеп кисәсе, кабармасын өчен чәнечке белән тишкәләп, 160 градуска җылытылган газ мичендә, киселгән кырыйлары белән дә өсте кызарганчы пешерәсе.
Пешкән коржларга күп итеп крем сылап тортны җыясы. Пешкән кырыйларын пакетка салып, уклау белән тәгәрәтеп ваклыйсы һәм тортның кырыйларына һәм өстенә сибеп бизисе. Тортны 8 сәгатькә суыткычка куеп торасы.

P. S. Кремга теләгән кеше лимон, апельсин кабыгын кыргычтан кырып куша ала. Яки суынган кремга шоколад кырып кушсагыз да тәмле чыга. Минем бу юлы ванилин белән булды.

Тәмле булсын, дусларым!


 

Рецепт һәм фото авторы - Кәдрия Ишмурзина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев