Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Хуҗабикә ашы

Бәрәңге белән бик күп төрле шулпалы ашлар пешереп була. Бәрәңге шулпалы ашларга үзенә бер тәм бирә.

Бәрәңге белән бик күп төрле шулпалы ашлар пешереп була. Бәрәңге шулпалы ашларга үзенә бер тәм бирә. Бәрәңгесез ашны күпләр өнәп бетерми.

Бүген без укучыларыбызга Хуҗабикә ашының рецептын тәкъдим итәбез.

Мондый аш тиз әзерләнә, чөнки ул итсез, ягъни кысыр аш була. Кайнап торган суга әрчелгән (вагракларын бөтен килеш, эрерәкләрен ярып) бәрәңге салалар. Бәрәңге яртылаш пешкәч, тоз, борыч өстиләр һәм пешерүне дәвам итәләр. Пешеп җитәрәк, ашның кайнавын киметә төшеп, майда кыздырылган башлы суган салып җибәрәләр. Аш пешеп чыккач, утны сүндереп, 3-5 минут каплап торганнан соң, табынга китерәләр. Ашка вак итеп туралган укроп сибеп, табынга куялар.

Кысыр аш янына катык куела. Бу - бик тәмле, тансык аш.

1 өлешкә:

  • 200 г бәрәңге
  • 40 г башлы суган
  • калганы - кирәгенчә

Тәмле булсын!

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев