Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Гранат һәм әстерхан чикләвеге белән салат

рецепт

Кирәк:

2 пешкән чөгендер 
тозлы кыяр 
пешкән бәрәңге 
200 г ысланган яки пешкән тавык ите 
2 йомырка 
1 гранат 
1 тырнак сарымсак 
әстерхан чикләвеге 
яшел тәмләткечләр, майонез, тоз 


Пешкән яшелчәләрне, тозлы кыяр һәм итне саламлап турарга, йомырка һәм әстерхан чикләвеген вакларга. Майонезга угычтан уылган сарымсак кушарга. Барысын бергә болгатырга, тәменчә тоз өстәргә. 
Барлыкка килгән массаны кечерәк савытка тыгызлап тутырырга һәм тәлинкәгә әйләндереп капларга. 
Салатның өстен гранат төшләре, әстерхан чикләвеге һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә. 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев